Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түләү кәгазьләре нигә килми?

Быел райондашларыбыз почта аша салым түләү кәгазьләре килмәгәнгә аптырамасыннар.

Ни өчен дигәндә, агымдагы елның 2 июненнән көченә кергән федераль закон нигезендә Федераль салым хезмәте сервисында "Шәхси кабинет" ачкан кешеләргә салым түләү кәгазьләрен яки башка документларны почта аша җибәрү туктатылды. Ягъни салымнар түләүгә кагылышлы кәгазьләрне электрон юл белән җибәрү гамәлгә ашырылачак. Ә түләү кәгазьләрен почта аша кәгазь вариантта алырга теләүчеләргә салым түләүченең "Шәхси кабинеты" аша агымдагы елның 1 сентябренә кадәр электрон имзалы хәбәр язып җибәрергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев