Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тормыш ачсын сезгә юлларын [+фоторепортаж]

Яшьлек, гүзәллек, якты хыяллар, затлылык тантана иткән чыгарылыш бәйрәме быел да 26 июнь көнне Сабаның спорт комплексында үтте.

Төн йокыларын калдырган Бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланды, күңелдә мең төрле уй-хыяллар, яшьлек планнары белән янган кичәге 11нче сыйныфлар олы тормышка хәер-фатиха алыр өчен укытучылары, әти-әниләре белән бергә җыелдылар. Явлаштау урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган Зәлинә Зәйнәгыева да сыйныфташлары, укытучылары белән саубуллашу моңсулыгын яшерми. «Тормышыбызда яңа этап башлана. Имтиханнарны уңышлы тапшырып чыктым. Әлегә хи­мия, биологиядән нә­ти­җәне көтәбез. Ки­лә­чәктә үземнең булачак һөнәремне нәкъ менә әлеге фәннәр белән бәйләргә телим», - ди Зә­ли­нә. Әнисе Зөлфия ханым да кызының тырышлыгын, максатчанлыгын, хыялын тормышка ашыру өчен бөтен көчен куюын әйтеп узды. Әни кешенең баласына иң зур теләге - алда торган сынауларны уңышлы тапшырып, тормышта үз урынын табу. Бу теләк быел мәктәпне тәмамлаган 162 чыгарылыш сыйныф укучысы әти-әнисен дә берләштерә.

Фотоларны шушы сылтама буенча карый аласыз

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәридә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев