Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Туган як” җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы Кадрия Ибраһимова: "Сабаны яратам мин, туган авылым Шыңарымны яратам"

- Сабаны яратам мин, туган авылым Шыңарымны яратам, - ди "Туган як" җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы Кадрия Ибраһимова. Күңелендәге ярату, горурлык хисләре шулвакытта күзләренә яшь тамчылары булып бәреп чыга да, болай да нурлы йөзенә тагын да ягымлылык өсти.

Җәй уртасында туган кызның күңеле бу матур фасылның бөтен матурлыгын үзенә җыйган, диярсең. Үзе көләч, киң күңелле, юмарт, самимилек аның холкында.

- Телевизордан Саба яки Шыңар турында сөйли башласалар да, күңелем тула, горурлыктан елыйсым килә минем, - дип дәвам итә ул сүзен. Шулай булмаса, шәһәрнең кәттә тормышыннан авылга, фермага кайтыр иде микән ул? Җәй кызларында хыялыйлык та була бераз. Кадрия апа да мәктәп тәмамлагач, адашы белән бергәләп Казанның 16нчы заводына эшкә китә. Китүен китә...әмма күңел туган авылда, мәктәп яшеннән үк тәрбияләгән сыерлары янында кала. Түзми кыз, ике ел шәһәр һавасын сулагач, авылга кире кайта. Әмма әтисе Илгиз абый, китеп урнашкансың икән, эшләргә кирәк, ди. Кадрия озак уйлап тормый, хуҗалык рәисе янына бара да, эш сорый. Билгеле инде, эшлим дип торган тәвәккәл кызлар кайда да кирәк! Шуннан сөенә-сөенә, җырлый-җырлый сыерлар сава башлый кыз. Шулай булмыйча, 7 сыйныфта укыган чакта ук, таналар группасы җыеп, җәйге лагерьда кул белән 25әр тана савып үскән бит ул. Малларны ярату, аларны ашату, тәрбияләү серләрен әнисе Әлфия апа янында кайнашып өйрәнә. Әлфия апа 41 ел терлекчелектә хезмәт куя. Шуның 22 елын сыерлар сауган. Гаделхан абый хуҗалыкта эретеп ябыштыручы булып эшли.

"Кадрия Ибраһимова узган ел бер сыерга уртача 5 мең килограмм сөт савуга ирешкән. Хезмәттәше Алсу Гыйльметдинова белән килешенеп, дус-тату эшлиләр.

- Хәзер яңача эшлибез бит, сменалап. Яңа чакта ияләшүе кыенрак булган иде, хәзер ияләндек, рәхәт, шундый җайлы. Бер баруда бөтен эшне бетереп кайтабыз. Беренче сменада булганда иртәнге бишенче яртыда эш башлыйм. 5 аппарат белән 100 сыерны савам. Сигездә савымны төгәлләп, стена, торба, тәрәзәләрне юып алам. Чиста булгач үзебезгә күңелле бит, чисталык өчен бер сыерга 50 сумнан акча да түләнә, -дип сөйли ул.

Кадрия Ибраһи­мова 2007 елда "Фидакарь хез­мәте өчен" медале белән бүләк­ләнде. Узган ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәй­рәмендә Прези­дент Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден-медален алуга иреште.

-Ике Президентның да кулын кысарга туры килде, - дип елмая Кадрия апа.

Тормыш иптәше Гаделхан абый белән ике егет - Илнур белән Илшатны үстерәләр. Аларның инде үз гаиләләре бар. Ибраһимовлар нәселенең дәвам­чысы булачак Илназ үсеп килә.

Дәвамын газетабызда укый аласыз.

Зәмирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев