Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ТЫЕЛСА ДА... ЙӨРИЛӘР

Кичке сәгать уннан соң мәктәп укучыларына урамда йөрү тыелса да, тәртип бозучылар булып тора. Югыйсә штраф күләменең дә 500-2000 сум икәнлеге гел язылып, әйтелеп торыла.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагысында да ике укучының әти-әнисенә төзелгән беркетмә тикшерелде. Шытсу һәм Явлаштаудан ике укучы үзләре җыйган мотоциклда документсыз йөргәннәре өчен тоткарланганнар. Ике укучы комиссиядән исәптән төшерелделәр. Комиссиягә кертелгән һәр беркетмә балигъ булмаган балаларның әти-әниләренә төзелгәнлектән, комиссия алдында бергәләп җавап тоттылар һәм административ җаваплылыкка тартылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев