Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Уйнагыз, гармуннар” [+фоторепортаж]

Район тарихында беренче тапкыр 9 май Җиңү көнендә Саба урамнары гармун моңнарына күмелде.

Ике йөздән артык гармунчы район хакимиятие бинасы каршыннан Гали Закиров урамы буйлап, Мәктәп, Закир Йосыпов урамнары аша узып, Балалар иҗат үзәгеннән үзәк мәйданга кадәр сафка тезелеп гармун уйнады. Авыл җирлекләреннән килгән гармунчылар арасында хатын-кызларны да күрде Саба халкы."Уйнагыз, гармуннар" бәйрәм концертында катнашучылар арасында Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллинар исемендәге сәнгать мәктәбенең гармунчылар, курайчылар, баянчылар ансамбльләре дә бар иде.Авылларда киштәләрдә тузан җыеп яткан гармуннар да гармунчылар кулына күчте ул көнне.

Замира Самигуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев