Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Васил Гарифуллин исемендәге “Серле каләм-2016” бәйгесенә йомгак ясалды

Быел Васил Гарифуллин исемендәге "Серле каләм-2016" бәйгесенә йомгак февральдә үк ясалды.

Иҗатлары белән катнашкан укучылар азайгач, язмаларны тикшергән жюрида бәлки бәйгене үткәрү ешлыгын киметергә кирәктер дигән фикер дә әйтелгән иде. Ике елга бер ягъни. Әмма 2018дә конкурсның юбилей елы (10нчысы) икәнлеген күздә тотып, бәйгене гадәти итеп кенә үткәрмичә, тагын да зуррак масштабта оештыру хакында сүз булды.

"Серле каләм" иҗат бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү дә тикмәгә генә "Мәктәп газеталары" номинациясеннән башланмады. Матбугат - журналистның хезмәтен халыкка җиткерү чарасы. Без мәктәптә газета чыгаручыларга кече туганыбыз, булачак алмаш итеп карыйбыз. Игътибарга лаек газеталарны сәләтле балалар мәктәп-интернаты ("NEW GENERATION"), Олы Арташ ( "Дулкын"), Олы Кибәче мәктәпләре ("Ай нурлары") укучылары чыгарган иде. Яшь журналистларны "Саба таңнары" газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов бүләкләде. Бәйге укучылар иҗатына тематик юнәлеш тә бирде. "Наркотикларга каршы көрәш" , "Сәламәт яшәү рәвеше" номинацияләре бактай укучыларны үзенә тарткан. Иң яхшылары диеп Зәлия Гыйниятова (Түбән Шытсу), Анжелика Сергеева (Шәмәрдән лицее) язмалары табылды. «Иҗади язмалар» номинациясендә «Гран-при» Түбән Шытсу мәктәбенең VII сыйныф укучысы Камилә Гәбдрәкыйповага бирелде. Аның Су саклау зоналары елына багышланган кызыксынып укылган "Җир әнкәнең зәңгәр күзләре" язмасын жюри бертавыштан уңай бәяләде. Укучы күп эзләнгән, җитәкчеләргә, авыл тарихын белүчеләргә мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Шекшедән Әмир Хисмәтов (V-VI сыйныфлар арасында 1нче урын) авыл тарихы материалларыннан файдаланып язылган мәкаләсе кызыксынып укырлык булып чыккан. Ә Явлаштау мәктәбеннән өметле яшь каләмче Рәфидә Галимҗанова бәйгедә инде 2нче елын рәттән 1нче урынны яулый. Журналистика белеме алырга хыялланган чыгарылыш сыйныф укучы бу эштә иң кирәге - тел байлыгына ия. Гомумән, "Серле каләм" дә катнашкан укучылар әдәбиятны, гуманитар фәннәрне үз итә.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев