Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа Мичән авылында яшәүче тыл ветераны Миннефрүз Шәйхетдиновага 1 июльдә 90 яшь тулды [+фоторепортаж]

Миннефрүз апа өлешенә дә авырлык-михнәтләр, сугыш китергән газаплар күп тия. Сугыш чорында чордашлары белән төрле ирләр көче соралган авыр хезмәт башкара.

1947 елда сугыштан исән-имин кайткан Фәрхетдин Шәйхетдинов белән гаилә корып, 8 балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә биш баласы исән-сау. Ул мәктәптә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. «Яшьлектә авырлыкларны күп күрдем, шуның әҗередер, картлыгыма рәхәте язган», - ди Миннефрүз апа тормышына шөкер итеп. Башкаларга игелекле, намуслы булуы белән авылда да мөхтәрәм кеше ул. Аны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев котлап, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырды. Шулай ук «Балкыш» үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин, Мичән авыл җирлеге сәркатибе Илзия Мөбарәкова да изге теләкләр җиткерделәр.

Фәридә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев