Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа “йолдызлар” барланды

"Йолдызлык - 2012" фестиваленең Әтнәдә узган сайлап алу турында 118 бала катнашты.

"Вокал ансамбльләр" һәм "Вокал-соло" номинацияләрендә Шәмәрдән сәнгать мәктәбеннән "Тамчы" вокал ансамбле (җитәкчесе Л.Харрасова) һәм Динар Гарипов I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. Зилия Вафина - II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. "Акварель" бию төркеменә (җитәкчесе Р.Мирзагалләмова) -IIнче, "Яшьлек" төркеменә (җитәкчесе Т.Гыймадиева) - IIIнче дәрәҗә лауреат дипломнары бирелде.

Кече Шыңар мәдәният йортының "Шаян кызлар" төркеменнән (җитәкчесе Ә. Билалова) Энҗе Билалова, Зилә Гыйльметдинова, Алсу Зарипова конферансье номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар.

"Йолдызлык" фестивале лауреатлары 16-17 апрельдә Казанның "Уникс" залында узачак финал концертында чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев