Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ялгышма, әни кеше!

Районыбызда "Яшүсмер" комп­лекслы оператив-профилактика операциясе үт­кә­релде. Максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, социаль яктан кыен хәлдәге гаиләләрдә үсеп килүче үсмерләрнең тормыш-көн­күреше шартларын тикшерү иде. Әти-әнисе аларны тәрбиялисе урында, хәмерне якынрак күрмиме, инспекциядә исәптә торучы яшүсмерләрнең тәрти­бендә уңай үзгәрешләр бармы - әнә шулар игътибарга алынды. Районда социаль яктан авыр шартларга...

Районыбызда "Яшүсмер" комп­лекслы оператив-профилактика операциясе үт­кә­релде. Максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, социаль яктан кыен хәлдәге гаиләләрдә үсеп килүче үсмерләрнең тормыш-көн­күреше шартларын тикшерү иде. Әти-әнисе аларны тәрбиялисе урында, хәмерне якынрак күрмиме, инспекциядә исәптә торучы яшүсмерләрнең тәрти­бендә уңай үзгәрешләр бармы - әнә шулар игътибарга алынды. Районда социаль яктан авыр шартларга куелган 17 гаилә исәпләнә. Күбесе Сабада һәм Шәмәрдәндә. Рейдны балигъ булмаганнарның эшләрен тикшерүче (ИДН) инспектор Алина Романова һәм участок вәкаләтлесе Рәйханә Кузьмина белән Сабада Г.лар гаиләсеннән башладык. Фатирда ир кеше үзе генә, хатыны М. V сыйныфта укучы улы белән авылга киткән булып чыкты. Болар учетка эчүчелек белән мавыкканнары өчен куелганнар. Иреннән күбрәк хатыны салгалый икән. "Эчүне бөтенләй ташлый алмам, ахры, шулай да туктап торырга була икән",- ди ир. Аның шундый чагына туры килдек. Аек чакта гаилә турында кайгырта, кредитка душка хәтле алган. Улы өчен компьютер да бар. Әмма корпусының өске ягы янчелгән, әйтүенә караганда, хатыны шундый хәлгә китергән. Хәер, М.ны хәзер аның хатыны дип тә әйтеп булмый икән. "Әле 5 апрельдә генә аерылды ул миннән"- ди ир. Аерылганнар - бергә яшиләр. Менә шундый хәлләр.

Совет урамындагы йорт­ларның берсендә яшәүче Р. исә хатынын моннан 5 ел элек югалткан. Шулай да тормышны дәвам итәсе, мәктәп яшендәге ике ул үстерәсе, кызны укытасы. Абыйсы булыша. Йортта төзекләндерү эшенең барганлыгы да күренеп тора. Әмма А.Романова әле гына мунчадан чыккан Р.да хәмер исен сизеп: "Эчкән идегезме әллә?",- дип сорарга мәҗбүр булды. "Яшермим, мин юынганда мунча ташына сыра сибәм, бераз йотып та куям, шуныкы гына, ә болай эчкән юк",- дип акланды һаман да шул эчүчелек аркасында учетка куелган тол ир. Шулай гына була күрсен.

Тулай торакта 9 квадрат метрлы бүлмәдә әниле-уллы яшәүчеләрнең инспекция белән "танышлыгы" балигъ булмаган малайның кибеттән әйбер урлап тотылуыннан килә. Укучы үсмер кичке сәгать 9нчыларда "өйдә" түгел иде. Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев