Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгын саксызлыктан чыга

Торак фондында кешеләрнең утта янып үлү­ләрен кисәтү максатында, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак боерыгы нигезендә "Торак 2015" күзәтчелек профилактика операциясе дәвам итә.

Чара барышында Иске Икшермә янгынга каршы көрәшү аерым посты хезмәткәрләре инструктажлар һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 9 аенда 1263 шәхси йортта, шул исәптән 136 ялгыз торучылар, 36 күп балалы гаиләләр яшәгән хуҗалыкларда аңлату эшләре алып барылды. Көннәр салкынайту сәбәпле күп кенә хуҗалыкларда техник яктан төзек булмаган җылыту приборларыннан куллана башлыйлар. Шуңа күрә гражданнарга бу чорда аеруча сак булырга, төзек булмаган приборлардан файдаланмаска киңәш ителде. Электр приборларының төзеклеген һәрдаим күзәтеп торырга кирәклеге әйтелде. Кайбер хужалыкларда әле дә автомат саклагычлар урынына электр хисаплагычларында "жучок" кулланудан тайпылмыйлар. Автомат саклагыч кына электр линиясендә кыска ялганыш яки кирәгеннән артык көчәнеш килгәндә электр утын өзә ала. Бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырганда чыбыкларның кирәгеннән артык җылынуы ахыр чиктә кыска ялганыш китереп чыгарырга мөмкин. Электр чыбыкларын тикшереп, тузган өлешләрен алыштырып торырга кирәк. Мунча, лапас, гараж һәм башка урыннардагы лампочкаларда плафон булырга тиеш. Күпме генә сөйләнсә дә, әле һаман мичләрне белеме һәм тәҗрибәсе булмаган кешеләргә чыгарту очраклары күп. Янгыннарның 78 проценты торак йортларга туры килә. Йортыбызда янгын булдырмый калу бары тик үзебездән тора.

Фәнис Сәлахиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев