Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгынга каршы махсус режим

Янгыннарга бәйле вәзгыять бәйрәм көннәрендә нык (1-10 гыйнвар) кискенләшә.

Әлеге чорда янгыннар саны гадәти көннәр белән чагыштырганда - 33 процентка, аларда үлүчеләр саны 3 тапкыр диярлек арта. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен потенциаль бозучыларның үз-үзен тотышына йогынты ясау өчен, 2012 елның 15 декабреннән 2013 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга катгый чаралар күреләчәк. Мисал өчен, бу чорда штрафларның күләме уртача ике тапкыр артачак: гражданнарга карата - 2-4 мең (гадәти көннәрдә 1-1,5 мең); вазифаи затларга карата - 15-30 мең (гадәти көннәрдә 6-15 мең); юридик затларга карата - 400-500 мең (гадәти көннәрдә 150-200 мең).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X