Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Җырлыйк әле” тапшыруында районыбыз үзешчәннәре катнашты

4 апрель көнне "ТНВ" каналының "Җырлыйк әле" тапшыруында районыбыз үзешчәннәре Арча районы һәвәскәрләре белән бергә сәнгати осталыкта көч сынашты.

Беренче турда чыгыш ясаган ун үзешчән катнашучыдан алты җырчы икенче турга үтте. Балалар төркемендә катнашкан Шәмәрдәннән Динар Гарипов (җитәкчесе - Лилия Харрасова), Сабадан Ләйсән Әкбәрова (җитәкчесе - Фәрит Әүбәкиров), уртанчылар төркеменнән Галинур Хуҗиәхмәтов (Олы Шыңар), Гөлназ Дәүлиева (Саба), өлкәннәр төркемендә Рисәнә Мостафина (Миңгәр), Мөдәррис Якупов (Килдебәк) чыгышлары югары бәяләнде. Җиңүче команда телевизор караучылар биргән тавышлардан чыгып бәяләнәчәк. Райондашларыбызга тавыш бирергә онытмыйк. Телеканалдан тапшыруны күрсәтү көне алдагы саннарда хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев