Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Югары Утар балалар йортында яхшылык көне [+фото]

13 ноябрьдә билгеләп үтелгән Бөтендөнья яхшылык көне уңаеннан Югары Утар балалар йорты-интернатында шушы датага багышлап күңелле чаралар үткәрелде.

Тәрбиячеләр балаларга В.Маяковскийның "Что такое хорошо, что такое плохо" шигырен укыдылар, плакатлар ясадылар, яхшылык турында мәкальләр өйрәттеләр.

Шөгыль территорияне кардан чистартуны һәм башка эшләрне үз эченә алган хезмәт терапиясе белән төгәлләнде. Өмә саф һавада кызыклы уеннар белән аралаштырылды. Балалар әлеге чарадан бик канәгать калды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев