Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче даун синдромлы 12 бала “Кем тизрәк?” спорт уенында катнашты [+фото]

Югары Утар балалар йортында тәрбияче Р.Сафина инициативасы белән "Кем тизрәк?" дип исемләнгән спорт уены үткәрделәр.

Даун синдромлы 12 бала катнашкан чараның максаты аларда хәрәкәт активлыгы тәрбияләү, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү иде. Бай эчтәлекле программа "Йолдыз" һәм "Ут" командаларының үзара сәламләшүе белән ачылды. Башта спортка багышланган табышмаклар чишелде. Аннары аны йөгерүле мавыктыргыч конкурслар, туп һәм кыршау белән башкарылган эстафета алыштырды. Спорт дәрте һәм җиңүгә омтылыш белән балалар шулкадәр мавыгып киттеләр ки, алар тирә-юньдә нәрсә барлыгын да оныттылар. Барысы да финишка беренче булып килеп җитәргә омтылды. Интернатта тәрбияләнүчеләр үзләрен ул көнне чын мәгънәсендә бер коллектив итеп тойдылар. Спорт ярышы барысы өчен дә балачак бәйрәменә әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев