Юлбат авылы кызы Гүзәл – тагын чемпион
Кичә, бүген, иртәгә

Юлбат авылы кызы Гүзәл – тагын чемпион

Юлбат авылы кызы, Саба гимназиясенең XI сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова Казанда 21-24 гыйнварда халыкара шашка буенча үткәрелгән ачык республика беренчелегендә чираттагы җиңүен яулады.

Ул (тренеры Равия Кәримова) республика районнарыннан, Ижаудан һәм Воткинскидан 86 шашкачы катнашкан бәйгедә 19 яшькә кадәрге кызлар арасында Татарстан чемпионы булды.



Нет комментариев