Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Бүген Камал театры сезон ябылу уңаеннан онлайн-чаралар тәкъдим итә

Тарихта беренче мәртәбә баш режиссер һәм директор бергә туры эфирга чыгып, үткән сезонга нәтиҗә ясый.

Бүген Камал театрының 114нче сезоны ябыла. Үткән сезон нәтиҗәләре хакында туры эфирда Камал театрының баш режиссеры, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе иясе Илфир Якупов чыгыш ясаячак. Бу турыда театрның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Театр тарихында беренче мәртәбә җитәкчеләр икесе бергә туры эфирга чыгып, тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк. Эфир 18.00 сәгатьтә башлана.

 

Бүген труппаның виртуаль җыелышы, театр буйлап онлайн-экскурсия, онлайн-лекция оештырыла.

Көн азагында сайтта kamalteatr.ru «Диләфрүз-Remake» спектакле трансляциясе була. Туры эфирлар театрның социаль челтәрләрендә була.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев