Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Диана Сәфәрова: Кайберәүләр “Анна Каренина” спектаклен карамыйча да тәнкыйтьли

Казандагы беренче иммерсив шоуның баш режиссеры театр яратучыларны спектакльне карарга һәм соңыннан гына аңа бәя бирергә чакырды.

“Анна Каренина” иммерсив спектакленең баш режиссеры һәм “Тере шәһәр” заманча сәнгатькә ярдәм фондын оештыручы Диана Сәфәрова театр яратучыларны башта спектакльне карарга аннан соң гына аңа бәя бирергә өндәде. Бу хакта ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.

“Мин кайсыбер актерлардан һәм режиссерлардан кимчелекле бәяләмәләр ишттем. Бу аларның хокукы. Сөйләсеннәр. Еш кына кешеләр бер тапкыр килеп карамыйча да тәнкыйтьли. Бу бик яхшы түгел. Ярышырга түгел, ә килергә, диалог алып барырга, бер-береңә ярдәм итәргә кирәк. Ярышырлык бернәрсә дә юк бит”, - диде Диана Сәфәрова.

Интервью с постановщиком иммерсивного спектакля «Анна Каренина» Дианой Сафаровой

Аның сүзләренчә, иммерсив шоуның даими тамашачылары да бар. Алар спектакльне берничә тапкыр караган. “Тере шәһәр” заманчы сәнгатькә ярдәм итү фонды башкаларга каршы бармый. Ә калганнар эшләгән схема буенча ук бара. Моннан тыш, ТЮЗ, Камал театры белән уртак куелышларны тормышка ашыра, диде фондны оештыручы.

“Без тәҗрибә уртаклашабыз. Кайвакыт үзебезнең мәйданны тәкъдим итәбез. Мәсәлән, ТЮЗның кече сәхнәсе булмаганда, без аларга ярдәм иттек”, - дип сөйләде ул.

Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Диана Сәфәрова Казандагы беренче спектакль-сәяхәтне оештыру тарихын, актерлар өчен кастинг һәм быел тормышка ашырылачак яңа проектлар турында да сөйләде.

  • Диана Сәфәрова белән интервью иртәгә, 11 майда sntat.ru сайтында чыгачак. Видеосверсияне “Татар-информ” агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин булачак. “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью”ның телевизион версиясен шимбә көнне 18:30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13:30 сәгатьтә “Татарстан-24” телеканалында карап булачак.

Интервью с постановщиком иммерсивного спектакля «Анна Каренина» Дианой Сафаровой

Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X