Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Камал театры “Исәнмесез!” сүзенең асылы турында уйланырга чакыра

Фәрит Бикчәнтәев Камал театрында Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча спектакль чыгара.

Мансур Гыйләҗев белән Фәрит Бикчәнтәев “Исәнмесез!” сүзенең асылына төшенергә чакыра. Камал театрында “Исәнмесез!” спектакленең репетицияләре бара. «Татар-информ» хәбәрчеләре бүген апрель аенда премьерасы булачак спектакльнең репетицияләрен тамаша кылдылар.

Пьеса авторы - Мансур Гыйләҗев. Әлеге спектакль белән драматург кабаттан Камал театры сәхнәсенә кайта.

Спектакльдә вакыйгалар Исламовлар гаиләсе турында бара. Төп рольне – Исламовларның өлкән абыйлары Тамерлан ролен – Илдар Хәйруллин башкара.

“Миңа бу пьеса ошады. Аның асыл фикере, мәгънәсе... Исеменнән башласак, без бит “Исәнмесез!” сүзенең дә асылына төшенми башладык. Тапталган фразалар кулланабыз, сүзнең асылын, тирәнлеген уйламыйбыз. Мансур бу проблеманы оста тотып алган”, - диде Фәрит Бикчәнтәев репетициядән соң.
 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев