Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Камал театры спектакльләре геройларын гәүдәләндерү бәйгесе игълан итте

Бәйгедә катнашу шартлары белән @kamalteatr Инстаграм аккаунтында яисә театрның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Камал театры спектакльләре геройларын гәүдәләндерү бәйгесе игълан итте. Моның өчен яраткан спектакль герое булып киенергә һәм селфи төшәргә кирәк. Иң оригиналь костюм авторына Камал театры kamalteatr.ru сайтында күрсәтелүче онлайн спектакльләргә ВИП-абонемент бүләк итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу шартлары белән @kamalteatr Инстаграм аккаунтында яисә театрның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Бәйгене үткәрү этаплары:

2-10 май — фотолар элү, заявкалар кабул итү;

10 май — жюри әгъзалары белән иң яхшы 10 образны сайлап алу;

11-15 май — Камал театрының ВКонтакте төркемендә спектакльләр геройларын иң төгәл һәм үзенчәлекле гәүдәләндергән катнашучыларыбыз өчен тавыш бирү;

16 май — җиңүчене игълан итү.

Бәйгенең төп бүләге — Камал театры kamalteatr.ru сайтында май аенда күрсәтеләчәк барлык онлайн спектакльләргә ВИП-абонемент.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев