Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Метаморфозы”: Нурбәк Батулла һәм аның командасыннан хореографиягә яңача караш

Камал театрының Кече залында “Метаморфозы” перформансы күрсәтелде.

Нурбәк Батулла һәм аның командасы кичә Камал театрының Кече залында “Метаморфозы” перформансын тәкъдим итте. Хореографик тамашаны карарга килүчеләр 160 урында залга сыеша алмады, тамашачылар басмаларга да утырышканнар иде.

  • “Метаморфозы” – хореографиягә яңача караш. Оештыручылар аны физик театр перформансы дип атаганнар.

Сәхнәдә тугыз профессиональ биюче бер сәгатьтән артык төрле заманча бию хәрәкәтләре ясадылар һәм хәрәкәтләр арасында ниндидер зур мәгънәләргә китерми торган әңгәмә алып бардылар. Бу диалог һәм монологларда үткәннәргә караш та, көнкүреш темалары да бар иде. Сөйләшү нигездә рус телендә барды. Бары тик Нурбәк Батулла гына татарча сөйләп, сәхнәдәшләренә текстын русчага тәрҗемә итеп бирде.

Перформанста катнашучылар – “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батулла, Мария һәм Марсель Нуриевлар, Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар, Анастасия Фәттахова, Анна Коробова, Инна һәм Марина Белашовалар – җәмгысы өч ир-ат һәм алтын хатын-кыз.

Тамашаның беренче өлешендә алар шәрә тән эффекты бирә торган киемнән, яр буенда таш шыгырдаган тавыш чыгарып, целлофан катлам җәелгән сәхнә буйлап йөрделәр. Тамашачы тын калып аларның хәрәкәтләрен күзәтте һәм дәвамын көтте. Ниһаять, алар шыгырдавык катламны төреп сәхнә җайланмалары белән өскә күтәрделәр һәм шул ук җайланмаларга эленеп “күктән төшкән” киемнәрне киенделәр.

Тамашачы әңгәмәләрдән дә, хәрәкәтләрдән дә мәгънә эзләмәде. Ә бәлки заманча бию техникасын тамаша кылды. Перформанста катнашучылар партнер белән генә түгел, тирәлек белән аралашу мөмкинлеген күрсәттеләр.

  • Тамашаның кураторы –хореограф Нарендра Патил. Ул тумышы белән Һиндстаннан, Flying Low һәм Passing Through бию техникасына нигез салучы Дэвид Замбраноның шәкерте.

“Метаморфозы” перформансын карарга Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов килгән иде. Тамашачылар арасында халык язучысы рабит Батулла, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, язучы һәм журналист Радмила Хакова, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бар иде.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X