Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Муса Җәлил турында фильм төшерәчәкләр

Кино Казанда, Польшада, Германиядә һәм Франциядә төшереләчәк.

30 елдан артык Германиядә яшәүче Режиссер Нәсур Юрушбаев Муса Җәлил турында фильм төшерәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Агымдагы елның августында герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләре җәзасына 75 ел тула. 

Нәсур Юрушбаев Икенче бөтендөнья сугышында татар һәм башкортларның катнашуы турында берничә фильм төшергән. Аның яшерен оешма әгъзалары турындагы «Батырлыгың нидә, Муса?» дип аталган яңа эше республика хөкүмәте финанслый. 

«Хәзер сценарий фәнни консультантлар тарафыннан тикшерелә. Март аенда төшерә башлыйбыз. Төшерү 2020 елның августына кадәр барачак. Кино Казанда, Польшада, Германиядә һәм Франциядә төшереләчәк», - диде кинорежиссер Нәсур Юрушбаев.
 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев