Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Нурбәк Батулла һәм аның иҗатташ дуслары һиндча перфоманска чакыра

"Метаморфозы" физик театры перфомансы 20 июньдә театрның Кече залында була.

Нурбәк Батулла һәм аның иҗатташ дуслары Камал театрында һиндча перфоманска чакыра - алар flying low бииячәк.

"Метаморфозы" физик театры перфомансы 20 июнь көнне театрның Кече залында була. Билетлар сатуга чыккан.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, тамашаның кураторы һинд хореографы һәм педагогы Нарендра Патил - Flying Low һәм Passing Through заманча бию техникасына нигез салучы Дэвид Замбраноның укучысы. Әлеге техника flying low принципларының традицион һинд биюе һәм капоэйрага тәңгәлләшүе белән кызыклы.

Перфоманста Казан биючеләре Нурбәк Батулла, Анастасия Фәттахова, Анна Коробова, Мария һәм Марсель Нуриевлар, Лилия һәм Айрат Багаветдиновлар, Инна һәм Марина Белашовалар катнаша.

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев