Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Тинчурин театрының легендар спектакльләрен видеоязмада карарга мөмкин

Видеоязмалар театрда спектакльләр башлану вакытына туры китереп ачыла.

Тинчурин театры репертуардан төшкән спектакльләренең видеоязмаларын көнаралаш үзенең YouTube каналына урнаштырып барачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүген 17.00 сәгатьтә үзенең легендар «Кияүләр» спектаклен карау мөмкинлеген ача. Әлеге комедия Хәй Вахит әсәре буенча 1994 елда куелган иде. 7 апрельдә — «Йосыф һәм Зөләйха» спектакле урнаштырылачак. 9 апрельдә — «Төн яна учакта», 11 апрельдә — «Соңгы риваять».

Әлеге спектакльләр төрле елларда режиссер Рәшит Заһидуллин тарафыннан куелган.

Видеоязмалар театрда спектакльләр башлану вакытына туры китереп ачылачак.

Хәзерге вакытта театрның YouTube каналында Кәрим Тинчуринның «Американ», Нәбирә Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату», Рөстәм Мингалимның «Өченче бүлмәдә эт яши» спектакльләренең видеоязмаларын карарга мөмкин. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев