Саба таңнары

Сабинский район

18+
Киңәшләр

Августта бакча эшләре

Җәйнең соңгы аена да кердек. Август -бакчадагы мәшәкатьнең тагын да арта торган чоры. Җиләк-җимеш өлгерә, уңышны җыеп алгач, җирне киләсе ел өчен әзерләп калдырасы бар...

- Крыжовник, кара карлыган уңышын җыеп алгач, куакларга күп итеп су сибәргә, соңыннан төпләрен йомшартырга кирәк.

-Бакча җиләге утырту өчен —бик кулай вакыт. Җиләкне 3-4 ел саен яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Түтәлгә черемә, компост, торф кертегез. Аннары яхшы итеп су сибегез. Җиде көннән бу урынга җиләк утыртырга була.

- Кыярның саргайган яфракларын җыегыз.

- Агач утырту өчен чокры казып калдырыгыз.

- Кыш көне куллану өчен укроп, бөтнек киптерегез. 

-Август азагы — сентябрь башында сирень, чия, кызыл карлыган утыртырга була.

-Кураның янга киткән ботакларының 40 сантиметрдан арткан өлешен кисәргә кирәк. Моны көче ботак үстерүгә түгел, ә җиләк өлгертү өчен китсен өчен шулай эшлиләр. Уңыш җыеп алынганнан соң, карт куакларны төбеннән кисеп алырга киңәш ителә.

-Базны әзерләп куярга онытмагыз. Тамыразыкларны саклау өчен тартмаларны төзәтергә, буярга кирәк. Дезинфекцияләүне күкерт шашкасы, хлор известе белән үткәрергә була, тик моны, үсемлекләрне базга төшергәнче, ким дигәндә, 40 көн кала, бик сак итеп эшләү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев