Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Һаваны чистарталар

Өйдәге һаваны чистарта торган гөлләрне үзегездә булдырырга тырышыгыз.

✅Спатифиллум һавада күгәрек спораларын, төзелеш материаллары, җиһазлардан бүленеп чыккан зарарлы матдәләрне йота. Бу гөлне “хатын-кыз бәхете” дип тә йөртәләр. Ул гүзәл затларга бәхет китерә дип юрала.

✅Хлорофитум — мәңге яшел талымсыз үсемлек, “chloros” — “яшел” һәм “phyton” — “үсемлек” дигәнне аңлата. Ул һаваны зарарлы микроорганизмнар, токсиннардан чистарта. Бу гөлне аш-су бүлмәсендә үстерергә киңәш итәләр, ул начар исләрне дә бетерә.

✅Бенджамин фикусын икенче төрле “табигый фильтр” дип йөртәләр. Ул һаваны тузан, җиһазлардан бүленеп чыга торган зарарлы матдәләрдән чистарта. Йокы бүлмәсенә куйсагыз, баш өянәгеннән котылырсыз, йокыгыз яхшырыр. Ул астма, сулыш юллары авыруларыннан интегүчеләргә булыша.

✅Пеларгония (яран) һаваны йогышсызландыра, микроблар, бактерияләргә каршы көрәшә. Яфраклары бүлеп чыгарган эфир майлары нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта.

✅Сансевиерия — иң талымсыз гөлләрнең берсе. Ул су сибәргә оныту, яктылык җитмәүгә дә түзә, һаваны чистарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев