Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ҖИРЕҢ КИРӘКМӘСӘ – БАШ ТАРТ

Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз кишәрлекләренең кайда икәнен дә белмиләр. Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, җир хуҗаларының матди чыгымнарсыз гына җир участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Кайбер пай хуҗалары җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятиеләренә арендага биргән. Алар исә бөлгенлеккә төшеп яисә башка сәбәпләр аркасында ул җирләрдән баш тарталар. Нәтиҗәдә җир эшкәртелми, ташландык хәлгә килә.

   Соңгы елларда киң таралган тагын бер күренеш – җир хуҗасы үлеп киткәч, варисларның бу җирне эшкәртү турында уйлап та карамавы. Шуңа да мондый эшкәртелмичә ятучы җир кишәрлекләре хуҗаларын җир файдаланылмаган очракта административ җаваплылык каралганын искәртәсе килә. Россия Федерациясе Җир кодексының 42нче статьясы пай хуҗаларыннан авыл хуҗа­лыгы җирләрендәге  участокларның эшкәр­телүен, туфракның тиешле тәртиптә тотылуын таләп итә. Әгәр җирне эшкәртергә, арендага бирергә яисә сатарга теләк булмаса, бу участоктан баш тарту отышлырак. Хәзер бу процедура җиңеләйтелгән. Моның өчен җиргә хуҗа булу турындагы документлар белән җирдән баш тарту турындагы гаризаны дәүләт теркәве уздыручы органга (Росреестр) тапшыру да җитә.

         

   Рәүф Исмәгыйлев,

                                                                                                                                      Россельхоз­над­зор­ның республика идарәсе җир  күзәтчелеге дәүләт инспекторы.

 

Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев