Саба таңнары

Сабинский район

18+
Киңәшләр

Иртә өлгергән карбыз: алыргамы-юкмы?

Бахча культурасын кайчан һәм кайдан сатып алу отышлы?

  Карбыз сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Беренчедән, юл кырыйларындагы өемнәргә борылып та карыйсы түгел. Карбыз тузанны, автомобиль төтенен үзенә сеңдереп ята ич. Бары тик кибетләрдән, ышанычлы урыннардан гына сатып алырга тырышыгыз. Икенчедән, ниндидер шик төшсә, сатучыдан документларын карап алырга мөмкин. Документы юк икән, товарыннан баш тарту хәерле. Өченчедән, карбызның тәмен татып карау яки азык-төлек пленкасына төрелгән яртысын алу дөрес түгел. Пычак тигән урынында бик тиз бактерияләр үрчи. Уртача зурлыктагысын, бәрелмәгән-яньчелмәгәнен сатып алу хәерле. Өйгә кайткач, карбызны җылы су белән әйбәтләп юарга һәм киптерергә кирәк. Кискәндә, әчкелтем ис килсә, бозылган дигән сүз. Әйбәте чытырдап киселә, эче ярмаланыбрак тора. Шома булганы, шәмәхәрәк яки саргылтрак җепселләре күренгәне начар икәнен аңлата.

Нитратлары. Кызганычка, карбызның химиялеме-түгелме икәнен махсус җиһазсыз гына белеп булмый. Моны бары тик лабораториядә генә ачыкларга мөмкин. Ләкин шуны белеп торырга кирәк: нитратлар – азот кислотасы тозлары ул. Рөхсәт ителгән нормадан артмаса, зыяны юк. Нитрат организмга никадәр азрак керсә, шуның кадәр яхшырак. Үсемлекләрдә бу тозлар туфракка ашлама кертү сәбәпле туплана. Иң күп нитратлар – яфраклы салатта һәм яшел тәмләткечләрдә. Ә менә карбызны алар зарарламый диярлек. Зарарласа да, кабыгында гына кала. Кабыгының ак өлеше янындагы кызылын күбрәк калдырып ашасаң, нитрат белән беркайчан да агуланмаячаксың.

Кимчелекләре. Иртә өлгерешле сортларның бик күбесе баллы түгел. Өлгермәгән булуына гына бәйләнмәгән бу. Кояш астында аз үскәнлектән, йомшагы тиешенчә шикәрләнмичә кала.

Ничек сайларга? «Койрыгын» карагыз: коңгыртмы яки яшькелтме? Коңгырт төстәгесе – өлгергәнен, яшькелте өлгермәгәнен аңлата. Кабыгы ялтырап тормаска тиеш. Инде килеп, әйбәт карбызның һәрвакыт баллы булуын онытмагыз.

Чыганак: Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев