Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Каз мендәре әзерләү ЫСУЛЫ

Мамыкларын вакытында юып, мендәр өчен әзерләп куярга кирәк, чөнки озак торган пычрак мамык исләнә.

Өмә узып берничә көн узуга, берничә көнемне мендәр өчен мамык әзерләүгә багышлыйм. Мамыкларны җылы суда шампунь белән юам, яхшылап җылымса суда чайкыйм һәм җылы мунча ләүкәсенә җәеп киптерәм. Яхшылап кипкәннән соң, юкарып беткән иске мендәр тышларына тутырып куям. Мамык «суларга» тиеш, шунлыктан тыгыз итеп тутырмыйм. Аны бер ел ял иттергәннән соң гына мендәр итеп ясыйм.

Каз мамыгын шулай ук кер юу машинасында да юарга була. Мин бу ысулны гадәттә, иске мендәрләрне чистартканда кулланам. Юганда кер порошогы түгел, шулай ук шампунь куллансагыз яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев