Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Мыеклы агач кондызлары агач өйләрне зарарлый

Белгеч кисәтә

 Әгәр сезнең өегезгә агач бүрәнәләрдә тишекләр, ят эзләр барлыкка килгән һәм төннәрен шыгырдаган тавышлар ишетелә икән, өегезгә мыеклы агач кондызлары ияләнгән дигән шик бар. Мыеклы кондызлар семьялыгы күптөрле. Аларның бүгенге көнгә 300 төре билгеле. Бу кортлар әкрен генә агачны кимереп, аның ныклыгын югалталар, ул гөмбәли башлый һәр яраксызга әверелә. Өйләргә ияләшкән кондыз зур түгел, аның бик зурлары да очрый, аларын күбрәк урманнарда күрергә була. Гадәттә кызу көннәрдә ылыслы агачлар тирәсендә күзгә чалыналар. Мыеклы кондыз үзе агачлар өчен куркыныч түгел, әмма аның личинкасы зур зыян сала, ул агачны тишеп керә, эзләр калдыра һәм агачның сыйфатын югалта. Әгәр дә зарарланган агачларны вакытында дөрес итеп эшкәртмәсәң,  өй корылмалары яраксыз хәлгә килергә мөмкин. Кортка каршы төрле препаратлар бар, аларны махсус кибетләрдән сатып алырга мөмкин. Әмма алар белән эш иткәндә саклык чараларын үтәргә, респираторлар белән эш итәргә киңәш ителә.

М.Фәттахов,

 Татарстан буенча Россельхонадзорның дәүләт тикшерүчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев