Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Орхидеяны үстерә беләсезме?

Күп кенә хуҗабикәләрнең тәрәзә төбендә орхидея гөлен очратырга була хәзер.

Беренче карашка күп игътибар таләп итә торганга ошаса да, чынлыкта әлеге нәзакәтле гөлне үзеңдә булдыруның бернинди авырлыгы юк.

Әлеге чәчәк дымлы һаваны да, корылыкны да җиңел кичерә. Аның тамыр өлеше суны тиз арада үзләштерә дә, озак вакыт сусыз тора ала. Кайбер төрләренең тамырлары савыттан чыгып, асылынып төшәләр. Аларны бервакытта да кисәргә ярамый.

Безнең илдә киң таралган төре – Фаленопсис. Озак чәчәктә утырсын өчен көнгә 12– 15 сәгать яктылык кирәк аңа. Шуңа күрә кышкы чорда лампочкалар урнаштырып, ясалма яктылык булдыру мөһим. Язгы, җәйге чорда туры кояш нурларын яратып бетермиләр. Яфрагында барлыкка килгән сары таплар да шул турыда сөйли. Махсус ашламалар белән туендырып тору да кирәк.

Орхидея иң борынгы чәчәкләрнең берсе, ул – гүзәллек символы булып торган. Талантлы, танылган, физик яктан камил, чибәр кешеләргә генә бучәчәк тиң булып саналган. Орхидеяларны “вампир”лар дип тә йөртәләр. Бер яктан караганда, бу шулай да, чөнки алар табигатьтә зур агачларның кәүсәсенә берегеп, үсү өчен кирәкле булган матдәләрне тамырлары аша башка агачтан суырып үсә алалар.

Фэн-шуй өйрәнүләренә күз салсак, өйдә үстерүнең бернинди куркынычы да юк. Бары тик йокы бүлмәсенә, ир кеше ял итә торган бүлмәгә генә куярга ярамый. Йоклаганда кешенең энергиясен суыра, дигән ышану бар.

 Ялгыз ханымнарга, киресенчә, орхидеяне өендә үстерү файдага гына.

Төсләренә генә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, рухи хәлсезлек яки тик ятуны хуп күргән хатын-кызлар кызыл, шәмәхә төстәгеләрен үрчетсәләр, нинди генә эшкә тотынсалар да, үзләрендә энергия барлыкка килүен сизәрләр. Сары орхидеяләр – муллык билгесе, күңел тынычлыгы табасың килсә, ал яки ак чәчәклеләрен үстерергә киңәш итә белгечләр. Алар шулай ук йорт “сакчысы” да булып тора. Әгәр сезгә берәү начар ният белән килсә, үзен начар хис итүгә яки башы авырта башлауны сылтау итеп, китү ягын караячак, чөнки “сакчы” ролен үтәүче әлеге үсемлек, начар энергияне сизеп, үзенең вампирлык сәләтен эшкә җигә.

Фаленопсис чәчәк атып бетергәч, күчереп утыртырга ашыкмагыз, гөлне утырткан субстраттагы файдалы матдәләр 2–3 елга җитә.

 Туфракның сыйфатын орхидеянең тышкы кыяфәтенә карап билгеләргә була.

Әгәр аның тамыр өлеше белән сабагы начар тоташкан, кипкән, “үлгән” тамырлары күренеп торса, күчерергә вакыт дигәнне аңлата. Моның өчен кибеттән орхидеяләр өчен булган махсус субстрат алырга кирәк. Алдан су сибеп куйган гөлне акрын гына тартып чыгарып, икенче пыяласыман савытка утыртабыз. Савытның яңасын алсагыз яхшырак булыр яки искесен яхшылап юарга, стерильләштерергә кирәк. 2–3 көн су сибәргә ярамый. Тиз генә чәчәк атмаска мөмкин.

Югарыда әйтелгәннәрне төгәл үтәгәндә дә чәчәк атмаса, табигатьтәге сыман шартлар тудырырга, ягъни, көндез җылы булса, төнгә салкынча урынга куярга, ике-өч атна коры тотып, аннан күп итеп су сибәргә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев