Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ЮХИДИ машина йөртүчеләргә бозлавыкта торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә

Бүгеннән республика территориясендә кискен салкынаю, җил һәм бозлавык көтелә.

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә.

Бүгеннән республика территориясендә кинәт салкынаю, җил көчәю көтелә. Ә юлларда бозлавык барлыкка килә, ул автомобильне идарә итүдә кыенлык тудыра.

ЮХИДИ автомобиль йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә, ашыкмый гына хәрәкәт итәргә, куркыныч маневрлардан качарга, күперләрдә, эстакадаларда һәм юл кичүләрендә аеруча сак булырга киңәш итә. Һава торышы начарайган очракта җәмәгать транспортыннан файдалану яхшырак һәм кирәксезгә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып тору зарур.

Җәяүлеләргә шулай ук уяу булырга, билгеләнгән урыннардан гына юл аркылы чыгарга, балаларны күзәтергә һәм яктылыкны кайтаручы элементлардан файдаланырга киңәш иттеләр.

Фото: ГИБДД РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев