Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

ГАЗЕТАГА ЯЗЫЛГАН ӨЧЕН – ТЕЛЕВИЗОР!

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче газет­журналларга язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшү матур традициягә әйләнде.

2018 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясендә катнашучыларны да кыйммәтле бүләкләр көтә. Бу юлы җиңүчегә тапшырылучы төп бүләк – телевизор. Шул ук вакытта цифрлы өч фотоаппарат һәм 15 җылы одеял уйнатыла. Әле алай гына да түгел, үз районында иң күп суммага газета-журналларга язылучы актив катнашучыны кызыксындыру бүләге көтә. Призларны уйнату 24 августка билгеләнгән. Анда катнашу өчен 25 июньгә кадәр “ТАТМЕДИА”ның кимендә өч басмасына (аның берсе “Саба таңнары” газетасы) кимендә алты айга язылып, квитанцияләрнең күчермәләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк. Хатлар 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча кабул ителә. Теләге булганнар әлеге квитанцияләрнең күчермәләрен podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына җибәрә ала. Телефон номерыгызны да күрсәтегез һәм “Акция” дигән тамга куегыз. «ТАТМЕДИА” басмаларының исемлеге белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X