Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

Гомер көзенең матур мизгелләре: Олы Кибәче ак әбисе 90 яшен билгеләп үтте

Саба районының Олы Кибәче авылында яшәүче, авылның хөрмәтле ак әбисе, тырыш хезмәте һәм күркәм холкы белән ихтирам казанган Хәсәнова Бибикадрия Гомәр кызына бүген 90 яшь тулды.

 Авылның хөрмәтле ак әбисе, тырыш хезмәте һәм күркәм холкы белән ихтирам казанган Хәсәнова Бибикадрия Гомәр кызына  90 яшь тулды.

Гомер көзенең бу матур мизгелләрендә юбилярны котларга дип Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге белгече Дилә Ибраһимова, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин һәм «Кибәче» бригадасы җитәкчесе Раиль Шәймәрданов килде. Кунаклар Бибикадрия апаны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик иттеләр.

— Бибикадрия апа — безнең авылның горурлыгы, — диде үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин. — Аның язмышы авылдашларыбыз тормышыннан аерылгысыз. Ул гомере буе намуслы эшләде, гаиләсендә кадер-хөрмәттә яшәде. Бүген дә ул саф күңеле, ачык йөзе һәм тирән акылы белән барыбызга да үрнәк булып тора. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телим!

Саба районы социаль яклау бүлегенең директор урынбасары  Дилә Ибраһимова республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән махсус котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ул юбилярга Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән иң изге теләкләрен җиткереп, озын гомер, нык сәламәтлек сорады. Бригада җитәкчесе Раиль Шәймәрданов та хезмәт ветеранын ихлас котлады, аның яшь буынга биргән тәрбиясе өчен рәхмәтен белдерде.

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләре, әлбәттә, гаилә янәшәсендә булды. Барлык балалары, оныклары һәм оныкчыклары әниләрен, әбиләрен кочакларына алып, аңа карата булган иң җылы хисләрен җиткерделәр. Гаилә башлыгы, сугыш һәм хезмәт ветераны буларак, балаларының игътибарын тоеп, аларның уңышларына сөенеп яши. Балалары ана кешегә лаеклы тормыш бүләк иткәннәре, кайгыртулары һәм кадер-хөрмәтләре өчен чиксез рәхмәтле булуларын әйттеләр. Оныкларының берсе: «Әбекәебез безне догаларыннан калдырмый, аның сүзләре һәрвакыт төпле киңәш булып тора», — дип сөйләде.

 Бибикадрия апа туганнарына, авылдашларына һәм район хакимиятенә шундый олы игътибарлары, җылы сүзләре һәм зур хөрмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

«Ходай Тәгалә барыгызга да тигезлек белән гомер насыйп итсен. Илләребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын. Яшьләргә минем теләгем шул: тормыш кадерен белеп, тату яшәгез, эштән курыкмагыз», — диде ул күзләреннән нур сибелеп.

Хәсәнова Бибикадрия Гомәр кызының 90 яшьлек юбилее гаилә учагының җылысын саклаучы, нәсел җепләрен өзмичә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытучы күркәм вакыйга булып тарихка кереп калды. Авылдашлары аның алдагы көннәрендә дә сау-сәламәт булып, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәвен телщп кала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев