Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Казан кешесе чит ил журналистын туры эфирда үбә башлаган

Бауман урамындагы хәл турында видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.

Казанда Бауман урамыннан туры эфирда репортаж алып баручы FOX Sports корреспондентын узып баручы егет үбә башлаган. Әлеге хәл турында видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.

Кадрлардан күренгәнчә, телефоннан сөйләшеп баручы кара күзлек кигән яшь егет журналист янына сак кына килеп, битеннән үбеп алмакчы булган. Корреспондент башын иеп өлгергән һәм егеткә уңай карашта булуын белдереп, баш бармагын өскә күтәргән.

Бу егет белән үзара берничә сүз алышкач, журналист репортажын дәвам иткән. 

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев