Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Татарстанда 10 тиенне 2 миллион сумга саталар

Чаллының бер игъланнар сайтындагы «коллекцияләштерү» бүлегендә кызыклы лот урнаштырылган – 2007 елгы 10 тиен акчаны 1,9 млн сумга саталар, дип яза «Вести КАМАЗа».

Төп-төгәл бәя – 1999000 сум һәм, иң кызыгы, игълан хуҗасы сатулашу мөмкинлеге юк ди. Аның сүзләренчә, акча сирәк очрый торган – магнитлы.

Нумизматлар сайтында мондый акчаның бәясе 200 сумнан артмый диелә. Ләкин Чаллы кешесе 2 миллион сумга бәяләгән үз акчасының уникальлеге нәрсәдә икәнен аңлатып язмаган.

Фото: скриншот

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев