Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 ноябрь - Матәм көне

Инде хәбәр итүебезчә, бүген иртә белән Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет егылып төшкән урын да табыла, ул ике өлешкә ярылган. Хәзер Мисыр коткаручылары самолет калдыкларыннан җәсәдләрне чыгара. Авиалайнерның очышны язып бару...

Инде хәбәр итүебезчә, бүген иртә белән Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет егылып төшкән урын да табыла, ул ике өлешкә ярылган. Хәзер Мисыр коткаручылары самолет калдыкларыннан җәсәдләрне чыгара. Авиалайнерның очышны язып бару җайланмалары ("черные ящики") инде табылган, дип хәбәр итә Мисыр хакимиятләре.


Һәлакәткә очраган самолетта 7 экипаж вәкиле һәм 217 пассажир булган, шуларның 17 - балалар. Һәлакәттә исән калучылар юк, дип белдерде Мисыр һәм Россия хакимиятләре.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50428-rossiya-turistlaryi-belәn-һәlakәtkә-elәkkәn-samolet-faҗigәse-sәbәple-1-noyabrdә-rossiyadә-matәm-kөne-ig

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев