Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

1 сентябрьдән кемнәрнең пенсиясе ике тапкыр артачагы билгеле

Августта 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк россиялеләр сентябрьдән картлык буенча иминият пенсиясенә арттырылган түләү ала башлаячак, дип белдерде Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, фиксацияләнгән түләү күләме ике мәртәбә (8907,7 сумнан 17 815,4 сумга кадәр) артачак. Моннан тыш, 80 яшькә җиткән кешеләргә аларны караган өчен автомат рәвештә өстәмә акча билгеләнә. 2025 елда аның күләме 1314 сум тәшкил итә.

«Димәк, 8907,70 сум урынына фиксацияләнгән түләү 19 129,40 сумга тигез булачак. Шул рәвешле, августта 80 яше тулган кешеләрнең иминият пенсиясе сентябрьдә 10 221,70 сумга артачак», - дип билгеләп үтте Балынин.

Пенсияне арттыру өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми, аны автомат рәвештә күтәрәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-sentyabrdan-kemnarnen-pensiyase-ike-tapkyr-artacagy-bilgele-5908272

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев