Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

10-16 август көннәренә йолдызлар фаразы

Кучкар Кешеләр белән тиз генә уртак тел таба алуыгыз нәтиҗәсендә уңышка ирешәчәксез. Башлаган эшләрегезне җәһәт кенә төгәлләргә, башкарылганнары буенча хисап тотарга кирәк булачак. Үгезбозау Күңелегезгә хуш килмәгән кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз: юкса үзегезгә этлек эшләүләре бар. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да, кызып китмичә генә, аек акыл белән эш итегез....

Кучкар

Кешеләр белән тиз генә уртак тел таба алуыгыз нәтиҗәсендә уңышка ирешәчәксез. Башлаган эшләрегезне җәһәт кенә төгәлләргә, башкарылганнары буенча хисап тотарга кирәк булачак.

Үгезбозау

Күңелегезгә хуш килмәгән кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз: юкса үзегезгә этлек эшләүләре бар. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да, кызып китмичә генә, аек акыл белән эш итегез.

Игезәкләр

Атна башында гап-гади финанс эшләрдә дә сак булыгыз. Күчемсез милек белән бәйле яңалыклар көтелә.

Кысла

Нерв күзәнәкләрегезне саклагыз, эштә үзегене тынычрак тотарга тырышыгыз. Мөнәсәбәтләрне ачыкларга ашыкмагыз. Чөнки сез килеп туган хәлләрнең асылын белеп бетермәвегез мөмкин.

Арыслан

Атна буе игътибар үзәгендә булачаксыз. Килеп чыккан мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Ә менә ял көннәрендә күләгәгә керегез. Чөнки хәлләрнең сездән башка гына үзгәрүе хәерлерәк.

Кыз

Килделе-киттеле фикерләрегезне кемнәргәдер тагарга маташмагыз. Юк кына нәрсәләр аркасында якыннарыгызны рәнҗетеп хур булмагыз.

Үлчәү

Теге яки бу гамәлгә тотынганчы, ахыры ни белән тәмамланасын уйлагыз. Акча ягына игътибарлы булыгыз.

Чаян

Дусларыгыз ярдәме белән кыю планнарыгызны тормышка ашыруга керешә аласыз. Көчегезгә бер дә шикләнмәгез.

Укчы

Сабырлыгыгызны җыеп, фикерләрегезне дәлилләргә әзерләнегез. Акча мәсьәләсендә бик ыгы-зыгылы, әмма уңышлы булачак.

Кәҗәмөгез

Эшегездә килеп туган мөмкинлекләрдән тулусынча файдалансагыз, моңарчы күчерелмәгән уңышларга ирешәчәксез. Өстәвенә гаиләгездә дә сөенечле хәлләр көтегез.

Сукояр

Акча мәсьәләсенә игътибар кирәк. Киләчәгегездән иминлеге эшегездәге уңышларыгызга бәйле булачак. Шуңа күрә бөтен көчегезне туплап, башлаган эшләрегезне ничек тә ерып чыгарга тырышыгыз.

Балык

Һөнәри осталыгыгызны арттыру, белемнәрегезне чарлау өчен бик уңайлы атна. Көтелмәгән җирдән керем килүе бар. Гаиләгездә дә күңелгә хуш килердәй хәлләр көтелә сыман.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X