Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

100 яшьтә популярлык казану?!

Бу көннәрдә күп кенә мәгълүмат чаралары йөзьяшәр әби – Евдокия Солдатова турында яза, сөйли. Кем соң ул? Сәбәп нидә?

Евдокия түти Лаеш районының Березовка авылында туып-үсә. Революция, Гражданнар сугышы, Фин сугышы, Бөек Ватан сугышы – барысын да күрергә туры килә. Фин сугышында абыйсын югалта. Ә тормыш иптәше Лаврентий белән гаилә корып, ике бала үстереп яткан мәлдә Бөек Ватан сугыш башлана. Ирен сугышка озата. Шулвакыт яшь ана ике сабыен да югалта. Балалары өчен яшәүче ананың өзгәләнүләре…

3

Бөек Ватан сугышы елларында ул Казан тегү фабрикасында эшли. Хәрбиләргә җылы комбинезоннар тегә. Сугыш тәмамлангач, тормышы янә җайлана – ире сугыштан әйләнеп кайта, бер-бер артлы өч балалары туа. Лаеклы ялга «Холод» Акционерлык җәмгыятендә эшләп чыга.

Популярлык казануның сәбәбе – йөзьяшәр әбине олы юбилее белән котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр тотып үзе килде. Әбинең саулыгын, 100гә кадәр яшәү серләрен сорашты. Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен җиткерде. «100 яшь – космоска очкан кебек ул!» – дип, иңнәренә ап-ак мамык шәл япты. Юбилей хөрмәтенә Евдокия Солдатова баянга кушылып җырлап та күрсәтте әле.

Евдокия Солдатова балалары, оныклары тәрбиясендә – Җиңү Проспектында яши. Президентның килүе алар өчен көтелмәгән хәл булган.

2

— Юбилей белән котларга җитәкчеләрнең киләселәрен бер атна алдан әйтеп куйдылар. Ләкин Президент үзе булыр  дип, уйламадык та, – диләр туганнары.

Инде сорау: барлык йөзьяшәр әбиләргә дә Президент килми. Сәбәп нидә? Беренчедән, Евдокия Солдатова бик лаеклы тормыш юлы узган. Икенчедән, чын мәгънәсендә батыр ул-кызлар үстергән. Олы уллары Николай, Оренбургтагы хәрби уку йортын тәмамлаган, генерал-майор исемен йөртә, СССРның атказанган хәрби-очучысы. Кызы Нина, техникум тәмамлап, гомере буе Казан медицина инструментлары заводында эшләгән. Кече улы Александр Казан авиация институтын тәмамлап, 33 ел буе «КАМАЗ» заводында хезмәт куйган. Александрның улы Игорь да Казан танк училищесын тәмамлаган, Германиядә, Чечняда хезмәт иткән. Хәзерге вакытта – Сүриядә.

4

— Әти бер генә класс укыган, ә әни бишне тәм амлаган, — диде Александр. – Шулай булса да, алар безне һәрвакыт: «Укыгыз, укымасагыз, тормыш итү авыр булачак!» – дип үстерде. Белемгә бик зур игътибар бирәләр иде. Әни кырыс булды, ләкин безнең өчен дип яшәде.

Евдокия Солдатованың бүген өч баласы, алты оныгы, җиде оныкчыгы, бер оныкның оныгы бар. Йөз яшен тутыруга карамастан, хәтере анык, кәефе яхшы әле.

Әнисенең озын гомерле булуының серен Александр менә нәрсәдә күрә:

— Әниебез бернинди диеталарны да тотмады, дөрес туклану дигән нәрсәне дә белмәде. Иң зур диетасы – ачлык булгандыр, мөгаен… Әле хәзер дә аппетиты бик яхшы, Аллага шөкер, күз тимәсен! Ул үзе дә безгә: «Тамактан үткәндә, ризыктан баш тартмагыз!» – дип һәрвакыт әйтә иде. Спорт белән дә артык дус түгел, ләкин һәрбер авыл кешесе кебек нык, чыдам булды. Минемчә, әнинең төп сере – тормышны, кешеләрне яратуда! Ул яхшы, шат күңелле кеше, беркайчан да эчендә ачу сакламады. 90 яшендә дә ишегалдында «иптәш кызлары» – әбиләр белән гөр килеп сөйләшеп, көлешеп утыра иде. Хәзер инде яше сиздерә. Өй тирәсендә генә йөри ала. Авылны бик сагына. “Монда ник алып килдегез”, — дип тә әйткән вакытлары була.

Фотограф: Марсель Бадыкшин

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев