12 ИЮНЬ – РОССИЯ КӨНЕ БЕЛӘН!
Хөрмәтле райондашларыбыз! Бәйрәмгә кайткан кунаклар! Барыгызны да илебезнең төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихластан котлыйбыз!
Россия – миллионлаган кешеләрне берләштерүче зур, күпмилләтле бәйсез дәүләт. Без туган җиребез белән горурланабыз, белемебез, хезмәтебез белән илне яхшырак, баерак, матуррак итәргә омтылабыз. Бу бәйрәм көнендә һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек, уңышлар телибез! Әлеге бәйрәм һәркемдә Россия өчен горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен, район халкының энергиясе, тырышлыгы, иҗади һәм интеллектуаль потенциалы туган ягыбызның, илебезнең тагын да үсүенә һәм чәчәк атуына хезмәт итсен.
Саба муниципаль
районы Советы һәм башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев