Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2016 елның Нобель премиясе: ураза тоту иртә картаюдан саклый

Нобель премиясе пресс-релизы болай дип хәбәр итә: "Осуми ачышлары күзәнәк үз эчендәгесен эшкәртеп бетерә дигән яңа парадигмага китерде. Аның ачышлары ач торуга җайлашу һәм инфекциягә реакция бирү кебек күп физиологик процесслар өчен аутофагиянең фундаменталь яктан мөһимлеген аңлауга юл ачты. Аутофагия аркасында күзәнәк үзенә эләккән инфекциядән һәм җыелган токсиннардан чистарына. Аутофагия...

Нобель премиясе пресс-релизы болай дип хәбәр итә:

"Осуми ачышлары күзәнәк үз эчендәгесен эшкәртеп бетерә дигән яңа парадигмага китерде. Аның ачышлары ач торуга җайлашу һәм инфекциягә реакция бирү кебек күп физиологик процесслар өчен аутофагиянең фундаменталь яктан мөһимлеген аңлауга юл ачты.

Аутофагия аркасында күзәнәк үзенә эләккән инфекциядән һәм җыелган токсиннардан чистарына.

Аутофагия организм стресс кичергәндә көчлерәк эшли башлый. Мәсәлән, ач торганда. Бу очракта күзәнәк җыелган "чүп-чар"дан барлыкка килгән эчке ресурслары хисабына энергия эшләп чыгара.

Нобель лауреаты ачышы ач тору, ураза тоту файдалы дип күрсәтә. Организм, чыннан да, чистарына. Нобель комитеты тарафыннан расланган.

Галимнең коллегалары ышандырганча, аутофагия организмны иртә картаюдан саклый. Бәлки яңа күзәнәкләр барлыкка китерү исәбенә яшәртәдер дә әле. Шулай ук ул органимзмнан кимчелекле аксымнарны һәм күзәнәк эчендәге зыян күргән элементларны чыгара. Шулай итеп, күзәнәкне төзек тота, дип хәбәр итә "Комсомольская правда" газетасы.

http://www.tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев