2018 елдан соң Россиядә керем һәм өстәмә кыйммәткә салым артырга мөмкин
Россия хакимият вәкилләре 2018 елдан соң салым системасына үзгәрешләр кертергә җыена. Бу хакта исемнәре аталмаган Россия түрәләренә сылтама белән Wall Street Journal газетасы язып чыккан.
Хак булса, президент сайлауларыннан соң керем һәм өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) артуын көтәргә кирәк икән. Фаразланган үзгәрешләр хакимияткә нефть бәясе төшү аркасында килеп туган бюджет проблемасын хәл итәргә булышачак, диелә. "Хәзер халыкка тискәре йогынты ясамаслык итеп салымны арттыру турында сөйләшүләр алып барыла", - дигән газетаның үз чыганагы.
Салым күләменең күпмегә артачагы хакында төгәл әйтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев