Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2024 елга кадәр кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү бурычы куелган

2020 елга ТАССРның 100 еллыгына кече эшмәкәрлек инфраструктурасы объектлары санын 100гә җиткерү планлаштырыла.

2024 елга кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек инфраструктурасы объектларын 100гә җиткерү ниятләнә. “2024 елга кадәр төп бурыч булып кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү торачак”, - диде Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Министрлар Кабинетында узган утырышта.

Аның сүзләренчә, 2024 елга кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре әйләнеше 1,7 трлн сумга җитәр дип фаразлана.

“Бүген республикада кече бизнес өчен 90 инфраструктура объекты бар. 1 мең 400дән артык резидент эшли. 27 меңгә якын эш урыны булдырылган. Биредә республика сәнәгате продукциясенең 10 процентка якыны җитештерелә. 2020 елга ТАССРның 100 еллыгына инфраструктура объектлары санын 100гә җиткерү планлаштырыла”, - диде Фәрит Габделганиев.

Министр Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе чагыштырмача югары булмавын әйтте. Август аена эшсезләр саны 11,3 меңне тәшкил итә. Эшләүчеләр белән чагыштырганда, аларның өлеше 0,65 проценттан артмас дип фаразлана.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Ул, дөнья икътисадының акрыйнаган үсеше белән беррәттән, Россиядә дә икътисади үсешнең тизлеге акрынлыгын билгеләп узды. Гыйнвар-июльдә тулай төбәк продукт күләме, былтыргы чор белән чагыштырганда, 100,9 процент тәшкил иткәнен әйтте.

“Икътисади үсешне тәэмин итү өчен, инвестицияләр җәлеп итү, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, производстволарның нәтиҗәлелеген тәэмин итү, товар базарларында активрак катнашу кирәк”, - диде республика Хөкүмәте башлыгы.

Фото: tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев