Саба таңнары

21, 22 һәм 23 февраль ял көннәре дип игълан ителде

Агымдагы елның 21, 22 һәм 23 феврале эшләми торган ял көннәре дип санала, 20 февраль (шимбә) эш көне булачак, дип хәбәр ителә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча Ватанны саклаучылар көне - эш көне булмаган бәйрәм...

Агымдагы елның 21, 22 һәм 23 феврале эшләми торган ял көннәре дип санала, 20 февраль (шимбә) эш көне булачак, дип хәбәр ителә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча Ватанны саклаучылар көне - эш көне булмаган бәйрәм көне. Хезмәткәрләр ялларны һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен файдалы үткәрсен өчен, РФ Хөкүмәтенең "2016 елда ял көннәрен күчерү турында"гы карары буенча ял көне шимбәдән, 20 февральдән дүшәмбегә, ягъни 22 февральгә күчерелә.

20 февральдә эш көне яки смена озынлыгы РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсе буенча 1 сәгатькә кыскартыла.

Татар-информ

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: