Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

22 сәгатьтән соң урамда йөргән Шәмәрдән укучыларына полиция тарафыннан беркетмәләр төзелгән

3 октябрьдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегеннән алынган 25 материал каралды. Административ эшләрнең күбесе Шәмәрдән авыл җирлегенә туры килә. Шәмәрдән лицеенда белем алучы биш укучыга карата төнге 10нан соң йөрүләре сәбәпле, полиция тарафыннан беркетмәләр төзелгән. Лицей...

3 октябрьдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегеннән алынган 25 материал каралды. Административ эшләрнең күбесе Шәмәрдән авыл җирлегенә туры килә. Шәмәрдән лицеенда белем алучы биш укучыга карата төнге 10нан соң йөрүләре сәбәпле, полиция тарафыннан беркетмәләр төзелгән. Лицей дирекциясе укучыларга уңай характеристика бирүе һәм әти-әниләрнең гаепләрен танулары нәтиҗәсендә кисәтү чарасы кулланылды. Бер ел эчендә ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган очракта штраф күләме 2000 сум тәшкил итәчәге кисәтелде. Шулай ук Шәмәрдәннән күп балалы гаиләдә әти кешенең эчкечелек белән шөгыльләнүе, йортта санитария-гигиена кагыйдәләренең тупас бозылуына бәйле материал тикшерелде. Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балаларның социаль яктан авыр тормыш шартларында калуы, әти-әнинең сабыйлары язмышына битарафлыгы комиссиядәгеләрне борчылырга мәҗбүр итә. Комиссия әти-әнигә 100әр сум штраф түләтергә дигән карар чыгарды һәм әлеге гаилә ныклы контрольгә алыначагы искәртелде. Шәмәрдәннән шулай ук эчкечелек белән шөгыльләнүче ана кеше хәмер белән дуслыгын нерв киеренкелегеннән арыну өчен дип аңлатты. Аракының бер чиргә дә дәва түгеллеген, киресенчә, үзе күп авырулар чыганагы булуына ата-аналар инансыннар иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев