24 марттан Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Яңалыклар

24 марттан Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Казанда ярминкәләр ун мәйданчыкта булачак.

24 марттан Казан, Чаллы һәм Октябрьский бистәсендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Казанлылар өчен ун мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш товарлары сатып алу мөмкинлеге булачак.

Мәйданчыкларның исемлеге белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев