Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2486 номерлы участокта сайлаучыларны коймак белән сыйладылар

2486 номерлы сайлау участогы ветеринария берләшмәсе бинасында урнашкан. Биредә барлыгы 1349 сайлаучы тавыш бирә. Көндезге сәгать 10га аларның 605е үз тавышларын бирергә өлгергән иде инде. Быел әлеге участокта 18 яше тулып, сайлау хокукына ия 12 яшь сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә. Сайлау бик оешкан төстә бара, халыкның күңеле шат. "Ил...

2486 номерлы сайлау участогы ветеринария берләшмәсе бинасында урнашкан. Биредә барлыгы 1349 сайлаучы тавыш бирә. Көндезге сәгать 10га аларның 605е үз тавышларын бирергә өлгергән иде инде. Быел әлеге участокта 18 яше тулып, сайлау хокукына ия 12 яшь сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә. Сайлау бик оешкан төстә бара, халыкның күңеле шат. "Ил язмышын хәл иткәндә бакчадагы бәрәңгеләрне калдырып килдек, бәрәңге качмас", - ди ак яулыклы апалар. Сайлауга килгән халыкны "Тулпар" рестораны пешекчеләре кайнар чәй һәм коймак белән сыйлый.

Зәмирә Сәмигуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев