Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“8 ПОДЪЕЗДГА РӘСЕМ ЯСАДЫМ"

Әгерҗедә яшәүче Ринат Шиһабетдинов үзе яши торган күп фатирлы йортның подъездларын төрле рәсемнәр белән бизи. Хәтта хисаплагыч тартмаларының ишекләрен дә чәчәкләр белән ямьләндергән. Аның бу гамәлен матурлык тәрбияләүнең бер үрнәге дип кабул иттем. Ачык төсләр белән ясалган рәсемнәрне күргәч, күңел күтәрелә, үзең дә ниндидер яхшылык эшләргә омтыласың.

— Башта Ленин урамында үз йортыбыз белән яшәдек. Анда бизәкләп тәрәзә кәрнизләре ясый идем. Фатирга күченгәч, андый мөмкинлек юк бит. Яшәгән җирне матурлыйсы килә. Диварларга рәсемнәр ясый башлаганга бер ел чамасы булды. Интернеттан карап өйрәндем, — ди ул.
Ринат абый тимер юлда эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хәзер үзе яши торган йортта торак милекчеләре ширкәте рәисе.
— Башта урам як ишекләрен бизәдем. Аннан соң үзебезнең подъездны, башкаларны матурладым. Йортыбызда сигез подъезд, барысына да рәсемнәр ясадым. Әле планнар күп, вакыт кына җиткереп булмый. Рәсемнәр илһам килүгә карап ясала. Башта бер атна буе уйлап йөрим. Кайчакта бер көндә эшләнеп бетә, өч-дүрт көнгә сузылган чаклар да бар.
Бөтен диварны каплап торганнарын да, кечкенәләрен дә ясыйм. Башта караламасын эшлим, аннан буйыйм. Колердагы буягычларны кулланам, алар уңайлы. Күңелемә нинди рәсем, бизәк ошый, шуны төшереп алам. Әле беркөнне хатыным бик матур рәсемле урын җәймәсе алып кайткан. Аны да тизрәк фотога төшердем, — дип сөйли Ринат абый.
Аның рәсемнәре арасында диңгез, урман сулышын тоясың. Шулай ук “Ну, погоди!”ның бүресен, “Винни Пух”, “Малыш һәм Карлсон” геройларын да очратасың. Горур таулар, тугай буендагы кошлар, кыяларда очкан бөркетләр дә Ринат абыйның күңел күзләре аша җанланып, тылсымлы куллары ярдәмендә диварга төшерелгән.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев