Абау! 25 мең сумлык мәче!
Яңалыклар

Абау! 25 мең сумлык мәче!

Чистайда мәчесен сатарга теләгән берәү кырыгалдарлар кармагына килеп капкан.

Полиция бүлегенә Чистайда яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның гаризасыннан аңлашылганча, ул бер интернет-сайт аша мәчесен сату турындагы белдерү калдырган. "Сатып алучы" бик тиз табылган - шалтыраткан, акча күчерү өчен банк картасын сорап алган һәм картадагы 25 мең сум акчадан җилләр искән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе 1 нче бүлеге буенча ("караклык") җинаять эше кузгатылган.


http://intertat.ru


Нет комментариев