Аэропортка исем   сайлыйбыз
Яңалыклар

Аэропортка исем сайлыйбыз

30 ноябрьгә кадәр «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында тавыш бирү­нең финал этабы уза.

Ул Рос­сиянең эре аэропортларына Бөек ва­тандашларыбызның исем­нәрен бирүгә багышланган. «Казан» аэропортына бөек шагыйрь Габдулла Тукай  яки   “Бигеш” аэропортына  Николай Лемаев исемен бирү өчен Сезнең дә тавыш биреп проектка ярдәм итүегезне сорыйбыз. Онлайн тавыш бирү өчен https://великиеимена.рф сай­тына кереп Вконтакте / Одноклассники социаль челтәрендәге аккаунт яки кәрәзле телефон номеры ярдәмендә теркәлү узарга; Казан яки Яр Чаллы/Түбән Кама шәһәрләрен сайларга кирәк.  Мисалга,  “Казан” аэропорты өчен 70 меңгә якын кеше тавыш бир­гән һәм аларның   44 меңе “Габдулла Тукай”  исемен сайлаган.

Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ


Нет комментариев